(чәчүлеккә) һичнинди хакы юктыр, тик шунысы гына бар, аңар һәр йортның һәр
кешесе исәбеннән бер кеш тиресе түләнә».
Салым сыйфатында дәүләткә кеш тиресе белән түләү галимнәрдә бәхәс кузгатты.
Чөнки кеш дигән җәнлек ул урман-дала төбәгендә яшәмәгән, шуңа күрә һәр болгар бу
төньяк җәнлеге тиресен таба алмаган, әлбәттә. Хикмәт шунда: кайбер гарәп сүзләре
төрле кулъязмаларда төрлечә языла һәм укыла, чөнки хәрефнең астына яки өстенә
куела торган диактрик нокталарның булуы яисә төшеп калуы мәгънәне бик нык
үзгәртергә мөмкин. «Кеш» сүзе белән дә шулай килеп чыккан, гарәпчә кулъязмаларда
язылу чорына һәм күчереп язучысына карап ул төрлечә бирелгән. Ә Ибне Фадланның
үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган. Аның китабы безгә төрле күчермәләрдә генә
килеп җиткән. Шул нөсхәләрнең берсендә без моңарчы «кеш» дип укыган сүз гарәпчә
«үгез» дигәнгә туры килә.
Яки менә шул мәсьәлә буенча Ибне Фадланга кадәр нибары 10—15 ел элек язган
кешегә—Ибне Рустәгә мөрәҗәгать итеп карыйк: «Алар (болгарлар) падишага
салымны ат һәм башка терлекләр белән түлиләр». Бу Ибне Рустәнең узган йөздә үк Д.
А. Хвольсон тәрҗемә иткән китабында шулай. Соңгырак чор тәрҗемәчесе, гарәпче
галим Б. Н. Заходер салымның бу төрен «йөк терлеге» дип бирә. Әгәр дә Ибне
Фадландагы үгезне һәм Ибне Рустәдәге атны йөк ташый торган җанвар дип саныйбыз
икән, монда әллә ни зур аерма калмый, һәм салымның мондый төре, «кеш»тән
аермалы буларак, әлбәттә, чынлыкка ныграк туры килә.
Салым—салым инде, тик болгарлар казнаны, әлбәттә, ашлыксыз калдырмаганнар:
үзләреннән артканны алар дәүләткә сатканнар. Рус елъязмаларында тагын шундый
бер вакыйга турында язылган: 1229 елны болгар әмире, ягъни олуг бие, Төньяк-
Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе Юрий Всеволодовичка Идел буйлап 30 зур көймәгә
төялгән бодай бүләк итеп җибәргән. Ул чакта Русьта зур ачлык булган, һәм руслар
болгарларга ярдәм сорап килгәннәр. Күршеләре аларга күп итеп ашлык сатканнар.
Бер уңайдан шунысын да әйтеп үтик, Русьта ачлыклар элек еш булып торган, анда да
аларга көнчыгыш күршеләре ярдәм итеп килгәннәр. Мәсәлән, байтак елъязмаларда
1024 ел алдыннан Суздаль җирләрендә зур ачлык булуы турында язылган. Бу очракта
да руслар болгарларга барганнар, алардан ашлык төяп кайтканнар һәм, шулай итеп,
үлемнән котылып калганнар. Шуңа күрә Тверь елъязмасы белән танышу урынлы
булыр. Иске славян теленнән тәрҗемәсе болай була: «Фетнә бик куәтле булды, һәммә
җирдә ачлык котырынды, ир хатынны белмәс булды, адәм ашау галәмәтләренә барып