шәһәрләр барлыкка килү белән акрынлап архитектура үсә башлаган, төзү эше колач
җәйгән. Кирпечтән һәм ак таштан сарайлар, мәчетләр, җәмәгать мунчалары, хәтта
торак йортлар да салганнар. Ләкин корылмаларның күп өлеше агачтан булган. Шул
ук вакытта балчык сылап эшләнгән һәм яртылаш җиргә кергән өйләрдә дә яшәгәннәр.
Металлургия, беренче чиратта тимер эшкәртү, зур үсеш алган. Тимердән күп санлы
эш кораллары һәм тормыш-көнкүреш әйберләре: балта, пычкы, чүкеч, чалгы, урак,
кискеч, өтерге, борау, боҗра, күгән, кадак, йозак, кармак һ. б. ш. нәрсәләр ясаганнар.
Тимерчеләр арасында сугыш кораллары ясаучылар аеруча дан тоткан. Алар барлык
төрдәге диярлек коралларны ясый белгәннәр һәм ясаганнарының бер өлеше, мәсәлән,
тимер кием-көбә хәтта чит ил базарларына да чыгарылган.
Болгарларда бакыр һәм сөяк эшкәртү, чүлмәк ясау, тире иләү, эрләү һәм туку, ташка
сурәт төшерү вә башка шундый һөнәрләр югары дәрәҗәдә үсеш алган. Алтын һәм
көмештән бизәнү әйберләре ясаучы осталар бик-бик еракларда шөһрәт казанганнар. X
йөздә ике зур мәшһүр шәһәрдә — Болгар белән Суарда көмеш акчалар сукканнар.
Болгарлар баштарак читтән кергән акчалар — гарәп дирһәмнәре белән эш иткәннәр,
соңрак аларны үз шәһәрләрендә суга башлаганнар, ә аннары олуг биләре — әмирләре
исеменнән үз акчаларын коюны да җайга салганнар. Идел Болгарында X йөздә үк
акча сукканнар, ләкин ул шуннан соң тукталып торган, һәм XI—XII йөзләрне хәтта
акчасыз гасырлар дип тә йөртәләр. Әмма бу хәлгә әле һаман да фәнни аңлатма
бирелмәгән.
Болгар илендә хәрби ныгытмалар төзүгә аеруча игътибар бирелгән. Шәһәр һәм
кирмәннәр биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган, өемнәр
өстенә ике рәтле имән стена—кура һәм шактый биек башнялар (машлар) эшләнгән
булган. Бу хакта Суар, Болгар, Бүләр һәм башка кайбер шәһәрләрнең урыннарын
казып тикшерү вакытында табылган материаллар, шулай ук Ашлы, Бүләр
шәһәрләренең хәрби ныгытмалары турында рус елъязмалары калдырган
мәгълүматлар сөйли.
Идел белән Каманың биек ярларында, чик буйларында һәм кәрван юллары очрашкан
урыннарда андый җирләрне һәм юлларны саклау максатында хәрби кирмәннәр —
форпостлар төзелгән. Ә чик буе һәм эре шәһәрләр тирәсендә урыны-урыны белән
хәтта унар чакрымнарга сузылган махсус ныгытмалар тезелеп киткән.
Кораллар ясау, гомумән, кораллану тиешле дәрәҗәдә торган. Ибне Рустә болгарлар
атка атланып йөриләр, көбә кием кияләр һәм баштанаяк коралланганнар дип язып