Болгардан китерелә һәм аннан Шәрык дөньясына озатьша торган әйберләрнең тулы
исемлеге бар: «Кеш, тиен, ас, сусар һәм урман сусары, төлке, кондыз мехлары; куян
һәм кәҗә тиресе, балавыз, уклар, эре балык, бүрекләр, кырпы җилеме, балык тешләре,
кондыз агынтысы, гәрәбә, йомшак кун, бал, чикләвек, барслар (ау этләре), кылычлар,
көбәләр, каен агачы, славян әсирләре, сарыклар, мөгезле терлек. Болар һәммәсе
Болгардан».
Кырпы җилеме — мәрсин (осетр) балыкларының куыгыннан ясалган, йөзем
шәрабына ачык төс бирү өчен тотылган.
Балык теше — Идел һәм Кама буйларында күпләп табыла торган мамонт теше булса
кирәк. Ул, әл-Гарнатый язып калдырганча, шулай ук Харәземтә чыгарылган; яисә ул
рус елъязмачылары чынлап та балык теше дип аталган морж теше булырга мөмкин.
Болгарлар аны төньяк кабиләләрдән ала торган булганнар.
Кондыз агынтысы — кондызның койрык яны бизләрендә ясала торган исле сыекча.
Аны дару итеп кулланганнар, ислемай һәм яхшы сабын ясауга тотканнар.
Йомшак күн — мөгезле эре терлек тиресеннән иләп югары сыйфатлы итеп эшләнгән
күн. Калынлыгы, чыдамлыгы һәм дым үткәрмәве белән аерылып торган. Чыдамлы
аяк киемнәре, ат дирбиясе — камыт, ияр — тегү өчен кулланылган.
Югарыда әйтелгәнчә, читкә чыгарыла торган бу әйберләрнең берише болгарларның
үзләрендә эшләнгән, кайберләре күршеләреннән, әйтик, төньяк кабиләләреннән,
хәзәрләрдән, кайберләре башкорт, бортас, чирмеш, ар һ. б. кебек якын күршеләрдән
һәм Русьтан кайтартылган. Кайбер мехлар (болгарлар кыйммәтле мехларның
байтагын төньяк кабиләләреннән һәм якындагы фин-угор күршеләрдән алганнар),
куян һәм кәҗә тиресе, терлекнең бер өлеше, уклар, бүрекләр, күн, көбә, бал, чикләвек,
каен агачы болгарларның үзләренеке булган. Башкортлардан сарык, Русьтан ике ягы
да үткен туры кылыч (меч), Балтик буеннан гәрәбә һәм Хәзәрдән затлы балыкның
кайбер төрләрен алганнар.
Әл-Мөкатдәси исемлегендәге кайбер атамалар, мәсәлән, «славян әсирләре» гаҗәпләнү
тудырырга мөмкин. Әгәр дә «әсир» дигәннән «кол»ны күздә тотсак, төньякта
колбиләүчелек булмаганлыгын искә алырга кирәк. Дөрес, сугыш әсирләре булган.
Әлеге сүз гарәпчәдән төгәл тәрҗемә ителмәгән. Кулъязмада ул, гарәп дөньясында
гомумән ак йөзле төньяк кешеләрен атаганча, «сакалибә» дип бирелгән. Сүз дә юк,
алар арасында славяннар да булгандыр, ләкин бу сүз киң мәгънә аңлаткан. Ибне