яшәгән, ләкин X йөзнең 60 нчы елларыннан, каханлык таркалганнан соң, ул Идел
буенда бердәнбер феодаль дәүләт булып калган.
Болгарның Киев Русе белән тышкы-сәяси мөнәсәбәтләре, аз-маз каршылыкларны
исәпләмәгәндә, үзара татулыкка нигезләнгән булган. 985 елда Киев кенәзе Владимир
үзенең гаскәр башы Добрыня белән (рус былиналарындагы баһадир Добрыня
Никитич) Болгар иленә яуга барган. Славяннар болгарларны җиңгәннәр Һәм бәрелеш
азагында солых төзелгән. Рус елъязмачылары теркәп калдырганча, шунда болгарлар:
«Ташлар йөзеп йөреп, колмак суга бата башласа гына, безнең арада дуслык бетәр»,—
дигәннәр, имеш. Бу аларның үз күршеләре белән ихлас күңелдән дус яшәргә
теләгәнлекләрен күрсәтә. Һәм шуннан соң болгарлар белән борынгы руслар арасында
берничә тапкыр сөйләшүләр булган, тынычлык килешүләре төзелгән. 1006 елда,
мәсәлән, сәүдә килешүе ясалган, шуның нигезендә ике якның да сәүдәгәрләре Болгар
һәм Русьның шәһәр һәм авылларында бернинди тоткарлыксыз алыш-биреш итәргә
рөхсәт алганнар. Болгарларның, югарыда инде әйтелгәнчә, 1024 елда рус җиренә
ачлык килгәч, русларга ярдәм итүләрен дә шундый ук дуслык гамәле дип карарга
кирәк.
Киев Русеның Идел Болгары белән сәяси мөнәсәбәте нигездә тынычлыкка корылган
булса да, XII йөздә, үзәге Владимирга урнашкан Төньяк-Көнчыгыш Русе оешу белән,
рус-болгар мөнәсәбәтләре тарихында яңа дәвер башланган. Атап әйткәндә, ул Андрей
Боголюбский һәм аның варисларының Болгарга бер-бер артлы яуга чыгулары белән
башланып киткән. Киев Русе шулай да Болгардан ерактарак яшәгән, аның сәяси үзәге
Днепр буенда булган. Ә менә башка Русь, үзәге Югары Иделдә булган Төньяк-
Көнчыгыш Русь барлыкка килгәч, көнчыгышка һәм көньякка таба юнәлештә,
Иделдән Каспийга кадәр һәм шуннан бөтен Шәрык дөньясына юл бөтенләй диярлек
ачылган. «Бөтенләй диярлек» дип әйтергә туры килә, чөнки бу юлда, Идел буйлап чак
кына түбәндә, Шәрык капкасын ябып, Болгар дәүләте аркылы утырган. Менә шуңа
күрә дә Боголюбский башлап җибәргән яулар Болгарга ябырылган.
1172 елда болгар җирләренә Андрейның улы Мстислав җитәкчелегендә рус
гаскәрләренең яңа һөҗүме ясала, аңа Муром һәм Рязань кенәзләре дә кушыла.
Болгарлар моңа 1209 һәм 1218 елларда Рязаньга һәм Устюгка яу җибәрү белән җавап
кайтаралар. 1220 елда Ашлыга Святослав явы килә. 1221 елда килешү ясала, ә 1229
елда тынычлык солыхына имзалар куелып ныгытыла. Ике якның да сәүдәгәрләренә
дәүләткә пошлина түләп тоткарлыксыз сәүдә итәргә ирек бирелә, сугыш әсирләре азат