Хикәя. Идел 5нче сан, 2014 ел. Казан каласында даннары еракларга
таралган мәшһүр шәхесләр бик күп. Чокыр-чакырлы тротуарлардан җим
чүпләп яшәүче күгәрченнәрдән дә күбрәк алар. Язучылар, җырчылар,
композиторлар, рәссамнар, актерлар, музыкантлар – болар саны буенча
безнең Татарстан планетада тоткан беренче урынын беркайчан беркемгә
бирмәс, ахрысы. Ә инде мәдәният тирәсендә чуалып йөреп тамак
туйдыручы елгырлар, иманым камил, сәнгать әһелләре белән
күгәрченнәрне бергә кушып чутлаган сурәттә дә, барыбер күбрәк
булыр.