Баш мөхәррир Гөлнара Ильяс кызы Сабирова. — Казан: Татмедиа. — 16
б.
1990 елдан берле чыга. «Шәһри Казан» – республика һәм Россия
төбәкләрендә таралучы иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газета. Киң катлам
укучыга кызыклы, төрле темаларны яктыртучы халыкчан басма.
Газетаның девизы – «Синең өчен, синең турында!» – бездә һәрбер
әйбер «бу вакыйга, яңалык гади кеше тормышында ничек чагылачак»
дигән ракурста бирелә. Газетада төп урынны укучы алып тора: аның
проблемалары, сораулары, яңалыклары.