Казань: Институт истории АН РТ, 2002. — 72 с.
Бу китап Казан ханлыгы чорында булган төп чыганакларны бергә
туплап, комплекслы рәвештә күзаллау өчен, карап чыгуны максат
итеп куя. Монда дәүләти актлар - хан ярлыклары, тормышта булган
төрле вакыйгалар - сәяси һәм иҗтимагый хәлләр турында аерым
кешеләрнең язмалары урнаштырыла. Кабер ташындагы эпитафияләр,
шәҗәрәләр, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбият әсәрләре
халкыбыз тарихын өйрәнүдә зур урын тотып торалар. Алар турында
моңа кадәр бергә туплап язу булмады бугай. Китап тарихчыларга,
филологларга һәм барлык кызыксынучыларга файдалы булыр дип өмет
итәбез.